7. “Күчем хан” романы – Себер
татар татарларының
тарихына караган беренче әдәби
әсәр. Анда XVI гасырның икенче
яртысында Себер ханлыгына
каршы башланган яулап алу
сугышлары, җирле халыкның
батырларча көрәше һәм ачы
язмышы тасвирлана.
8. Себер татарларының
тормыш-көнкүрешен
өйрәнеп язылган, әсәрдә
илен дошманга бирмәс өчен
егерме ел буе кулына кылыч
тотып сугышкан Күчем хан
образы, шулай ук Казан
ханәкәсе Сүзге-бикә,
хыянәткә барган Карача
вәзир, башкисәр Ермак
образлары да тулы итеп
сурәтләнгән.
9. Татар халкының милли азатлык
көрәшчесе Батырша турындагы
бу роман шул чорның моңа кадәр
билгеле булмаган фаҗигале
якларын чагылдыра. Әсәрдә
урыс-татар мөнәсәбәтләре,
татарларны көчләп чукындыру
сәясәте, Россия империясенең
татар халкын максатчан юк итү
алымнары документаль нигезендә
ачыла һәм язмышлар аша
тасвирлана.
10. Батырша хәзрәт XVIII
гасыр уртасында татар
халкын милли азатлык
көрәшен күтәргән,
империягә, басып алучыларга
каршы көрәш игълан иткән.
Батырша хәзрәт Идел-
Уралны көчләп
чукындырудан саклап калган
изге җан, азатлык
фәрештәсе ул.
Ф.Бәйрәмова бу тема
өстендә эшләвен дәвам итеп
“Батырша явы” дигән
хезмәтен язды һәм аны
укучыларга тәкъдим итә.
Батырша хәзрәт
11. XVIII гасырда Россия империясендә җирле
халыкларга каршы барган көчләп
чукындыру тарихын белмичә, татар
тарихын белү, татар фаҗигасен аңлау
мөмкин түгел. 1552 елда татар халкы
үзенең бәйсез дәүләтен югалтса, XVIII
гасырда инде иманын, динен, милләт
буларак, үз-үзен югалту куркынычы алдына
килеп баса. Татар халкы бу фаҗигане
аңлап кулына корал тотып изге сугышка
күтәрелә.
Бу китап Батырша хәзрәтнең
каһарманнарча һәлак булуына 250 ел тулу
уңаеннан чыгарыла.
13. Татарлар- дөньяда иң борынгы
халыкларның берсе.Татар илен
кемнәр төзегән һәм тотып
торган,кемнәр аны безнең көннәргә
кадәр китереп җиткергән. Бу китап
әнә шул татар каһарманнары, Бөек
Татар иле, данлы татар тарихы
турында.
Китапка тупланган әсәрләрдә
татар халкы, аның үткәне,
татарның борынгыдан килгән бөек
шәһесләре, милли каһарманнры
тарихи чыганакларга нигезләнеп
тсавирлана.
Туфаннан таралган
татарлар
14. “...Аркаим - егерме еллар элек
галимнәр тарафыннан җир
астыннан казып чыгарылган
борынгы шәһәрлек,түгәрәк таш
шәһәр. Узган гасырда гына да
татарларда түгәрәк өйләрне
күрергә мөмкин булган...”
(Ф.Бәйрәмованың “Туфаннан
таралган татарлар” китабыннан.)
15. Язучы Ф. Бәйрәмованың бу
китабына динебез һәм милләтебез
язмышына караган фәнни-фәлсәви
язмалары тупланган. Татар
халкының соңгы 100 елда үткән
сәяси юлы, рухи югалтулары,бүгенге
катлаулы хәле бу язмаларда
дәллиләп һәм күп төрле мисаллар
аша күрсәтелгән. Китап киң
катлам укучыларга тәкъдим ителә.
16. Татар әдәбияты тарихында
беренчеләрдән буларак,
Ф.Бәйрәмова милләтебез
язмышына ислам дине
күзлегеннән чыгып бәя
биргән, кеше күңеле кебек
нечкә дөньяның Җиһан белән
даими бәйләнешен Коръән
аша күрсәтә.
17. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе
Ф.Бәйрәмованың бу китабына
төрле җирләрдә таралып яшәүче
милләттәшләребез турында
язмалары тупланган. Аларда
борынгы татар тарихы,
милләттәшләребезнең бүгенге
хәле, халыкка хезмәт итүче
шәхесләрнең язмышлары
тасвирлана. Автор милләтнең
үткәненә һәм бүгенгесенә таянып,
аның киләчәге буенча да үз
фикерләрен дә әйтә.
18. Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе
Ф. Бәйрәмованың бу яңа
китабы милләтебез тормышын
тирән өйрәнеп, зур эзләнүләр
нәтиҗәсендә язылган. Биредә
татар тарихы турында өр-яңа
фәнни мәгълүматлар бирелгән,
милләтебезнең бүгенге
тормышы да ачык чагылыш
тапкан. Бу китап татар
тарихын өйрәнүчеләр өчен зур
ярдәмлек.
19. Алтын Урда дәүләтенең борынгы
башкаласы-Сарай- Бату.
“...1236 елны Идел буендагы
җирләр Батый хан кулына
күчә. Дөнья тарихында ул
шәһәр Сарай-Бату дип
атала башлый.
Сарай-Бату- мөселман
шәһәре булган, анда ислам
диненә чын күңелдән бирелгән
Бәркә хан, Үзбәк ханнар
яшәгән...”
(Ф.Бәйрәмованың“Алтын
Урдам-Алтын җирем”
китабыннан)
Батый хан
20. Туран иле... Котыптан-кыпчак
далаларынача, Татар бугазыннан-
Каф тауларынача җәйрәп яткан
татар җирләре...
Анда гомер-бакый төрки-татар
халкы яшәгән,алар дистәләрчә
мөстәкыйль дәүләтләр тотканнар,
йөзләгән шәһәрләр төзегәннәр,
дастаннар язганнар, алтын-
көмештән дөнья музейларына
куярлык затлы сәнгать әсәрләре
иҗат иткәннәр. Татар халкының
бу бөек тарихы әле һаман
җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән
һәм лаеклы бәясен алмаган.
21. «Туран иле» китабы авторның
моңа кадәр басылып чыккан
«Таралып яткан Татар Иле»,
«Алтын Урдам- Алтын җирем»
китапларының дәвамы булып
тора, шушы темага язылган
тулы бер циклны тәшкил итә.
22. Язучы һәм тарихчы-галим Ф.Бәйрәмова
бүгенге көндә дә татар халкы яшәп иҗат
яткан борынгы җирләрдә булып,
милләтебезнең үткәне һәм хәзергесе
турында шушы китабын язды, китапта
борынгы татар тарихи турында өр-яңа
мәгъүлүматлар бирелгән. Ф.Бәйрәмова,
менә шул ачылмаган татар тарихы эзләре
буйлап, дөнья гизә. Ул кыйтгадан-кыйтгага,
илдән-илгә,шәһәрдән шәһәргә барып,
архивларда эзләнеп, милләттәшләребез
белән очрашып, татарның яңа тарихын
яза.
23. Фәүзия Бәйрәмова Чиләбе өлкәсендә
“Маяк”атом берләшмәсендә булган
авария нәтиҗәсендә агуланган татар
авылларының фаҗигасе турында
беренче язып чыкты. Бу темага
язучының барлыгы 3 китабы дөнья
күрде. Аның фидакарьлеге аркасында
ул авылларны агуланган җирләрдән
күчерә башладылар. Бу зур күләмле
һәм тирән эчтәлекле әсәрләрдә
татар тарихының фаҗигале
вакыйгалары тасвирлана.