9
- 4. Кешелек дөньясы тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын
бәйрәм итәргә җыена. Җиңү көннәре якынлашканда чал
тарих тагын бер тапкыр үзенең батыр улларын һәм
кызларын барлый.
- 5. Минем бабам Митаев Фәрид аның әтисе Митаев Хәйретдин Бөек Ватан
сугышы ветераны. Аның батырлыгын кешелеккә ишеттерәсем, дөньяга
танытасым, исемен зурлыйсым килә. Шушы теләгем кулыма каләм алырга
этәрде дә инде. Эшемнең төп максаты: Бөек Ватан сугышын башыннан
ахырына кадәр фронтта үткән батыр солдат Хәйретдин бабам хатирәләре
белән таныштыру.
- 6. 1941нче ел... 22нче июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар,
шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында тәмле
төшләрен күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта
канга туймас фашист безнең чикне бозып, авылларны,
шәһәрләрне үлем утына тота. Бөек Ватан сугышы башлана.
- 7. Сугыш дүрт ел буе бара. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин
булмаганнарның чиген узып, Бөек Җиңүгә үзенең өлешен кертә.
Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итә.
Хатын-кызлар тол, бик күп балалар ятим кала, инвалидлар
биниһая була. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерә. Илебез ярым
җимерек хәлгә килә, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичерә?!
- 8. Сугыш – ул меңнәрчә кешенең өзелгән гомере дә, меңнәрчә кешенең
өзелгән өмете дә... Сугыш – ул шкаф тартмасында 70 елга якын саклана
торган, ялтырап яткан бик күп төрле орден-медальләр дә. Бабамның да
бик күп медальләре, Батырлык өчен медале дә бар. Аларның да
кешеләрнеке кебек үз тарихы, үз язмышы бар. “Бабам күп вакыт ул орден-
медальләрне кулына алып уйга кала иде, дип сөйли әтием Митаев
Руслан. - Ә күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшь тамчылары тама...
Шушы мизгелдә ниләр уйлады, ниләр булды икән аның уенда... Бабамның
ул бүләкләре әле дә татар Сарсазы авылында бабабыз яшәгән төп
нигездә, кадерле истәлек итеп саклана, әмма аларның һәркайсыннан
сагыш, ачы күз яшьләре тамган кебек тоела миңа.
- 9. Минем бабам 1919 нче елда дөньяга килгән. Сугышка кадәр колхозда
бригадир булып эшләгән. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә ул
Армия хезмәтендә Мурманскида була. Бабамның инде кайтыр көннәре
җиткәндә ил-көнгә шушы ачы хәсрәт – сугыш әфәте кабына. Сугышның
барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татып, сугыш беткәч тә Венгрия,
Польша, Чехословакия җирләрен фашист илбасарларыннан азат итү,
төзекләндерү эшләрендә актив катнашып бары тик 1946 нче елны
язында гына туган иленә, туган җиренә, гаиләсе янына кайта.
- 10. Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр фронтта үткән батыр
солдат, ышанычлы ир, гадел һәм кайгыртучан әти булган минем
бабамның әтисе Хәйретдин бабам. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр
бабам халыкка хезмәт итә. Тирә-якта һәм авылдашлары арасында
хөрмәт, абруй казана. Күпне күргән аксакал буларак, киңәш-табыш,
нәсыйхәт бирә; авыл мәчетендә азан әйтеп, иманга өнди.
- 11. Һәр ел яз җитүгә Җиңү бәйрәме килә. Без ел саен 9нчы Май көнендә
бабам туган авыл Татар сарсазы авылына Бөек Җиңүгә багышланган
бәйрәм парадын карарга кайтабыз. Ел саен кемнәрдер булмый бу
бәйрәмдә. Әйе, ел саен кими, аралары сирәгәя бара ветераннарыбызның.
Күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч,
безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән
сыйпыйсы, җир йөзендәге иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт
әйтәсе килә аларга!